Гранат согы белән шашлык рецепты
АШ-СУ

Гранат согы белән шашлык рецепты

Шашлыкны гранат согында әзерләргә тәкъдим итәбез.

1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз. Аны берәр төрле җимеш агачы утыны төтенендә пешерсәң, телеңне йотарлык тәмле була!

Ашларыгыз тәмле булсын!


Нет комментариев