Ашларыгыз тәмле булсын!
Балыкны кисәкләргә бүлеп, сулы мискигә салабыз да кайнарга утыртабыз. Суы кайнап чыккач, тоз, борчак борыч, лавр яфрагы, укроп салабыз. Аннары яхшылап юылган тары ярмасы салып, 10-15 минут кайнатып алабыз. Ул әзрәк пешә башлагач, шакмаклап туралган бәрәңге, ваклап туралган суган салабыз да, бәрәңгесе пешеп чыккач, өстен каплап, 5-7 минут тотабыз. Уха инде әзер була. Тәлинкәләргә бүлеп, өстенә укроп кына саласы кала.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев