Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Гөмбә ашы тансыкка тәмле

​​​​​​​Мин үзем гаиләмдәгеләрне гөмбә ашы белән сыйларга яратам. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.

Аш өчен 300 грамм шампиньон, ярты кило бәрәңге, 200 грамм суган, 15-20 процентлы 2 стакан куе сөт, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 чәй калагы чамасы тоз (яртысын бәрәңге пешергәндә саласың), чама белән (чеметеп кенә) кара борыч кирәк.

Бәрәңгене чистартып, уртача итеп турап өстен чак кына капларлык су салып, тоз салып пешерергә куярга. Шул арада суганны чистартып, турап, майда кыздырып алырга. Гөмбәне дә юып, турарга да суган өстенә салырга, тозлап, борычлап алар алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.  Әзер гөмбәне блендерда изәбез. Пешкән бәрәңгенең суын бераз калдырып агызабыз, аңа суган, гөмбә катнашмасын салабыз, куе сөтне агызабыз да тагын блендерда әйләндереп алабыз. Аны боламык рәвешенә китергәнче изәргә дә, әзрәк бәрәңге, гөмбәсе сизелсен итәргә дә була, кем ничек ярата инде. Ашны плитә өстендә бераз тотып алабыз да (кайнап чыкканчы түгел!), кирәк булса, тәмләткечләр салып табынга бирәбез.

Гөмбә яратучылар өчен кайбер киңәшләр дә әйтеп китәсе килә.

*Гөмбәдән икенче аш пешерү өчен, башта вак итеп турап, майлы табада кыздыралар, аннары каймак һәм тәмләткечләр салып, томалап пешерәләр. Болай әзерләнгән гөмбә тәмлерәк була.

*Киптерелгән гөмбәдән икенче аш әзерләгәндә гөмбәне бераз сөттә тотсаң, ул хуш ислерәк була, йомшарып, тәмләнеп китә.

*Шампиньон гөмбәсен чистарткач, пешерер һәм кыздырыр алдыннан тозлы суга салып тотсагыз, ул каралмыйча әйбәт сакланыр.

Рәзинә Харисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев