Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Фәридә Мөҗиповадан “Әфлисунлы пирог” рецепты

Тиз дә, гади дә һәм чәй табынына менә дигән сый да була!

Әфлисунлы пирог

Камыр өчен 1 йомырка, ярты сткан җылы сөт, 200 грамм маргарин, бер кап тиз кабара торган коры чүпрә (11 граммлы), чеметеп кенә тоз, ярты чәй калагы шикәр, он алабыз.

Җылымса сөткә чүпрә, йомырканы салып болгатабыз һәм маргаринны вак итеп турап салабыз (эретмибез!). Аннан соң шикәр комы, тоз кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Камырның өстен каплап, бер сәгать чамасы тотарга кирәк.

Бу вакытта пирогның эчлеген әзерлибез. Безгә бер зур апельсин (лимон кушарга да мөмкин), 150 грамм вакланган шикәр комы (сахарная пудра) кирәк булачак. Әфлисунны кабыгыннан чистартырга кирәкми, аны эрерәк кисәкләргә бүлеп, иттарткыч аша чыгарабыз. Бераз морозильникта тотканнан соң терка аша кырырга да мөмкин. Әфлисунга шикәр комы кушып болгатабыз. Баллырак итәсегез килә икән, күләмен арттырырга да була.

Инде хәзер пирогны ясар вакыт җитте. Ул ике катлы итеп ясала. Әзер камырны өч өлешкә бүләбез. Берсен җәеп, майланган табага салабыз һәм өстенә эчлекнең яртысын тигезләп җәябез. Аңа тагын бер җәем камыр куела да, эчлек салына. Калган бер өлеш камырны җәеп, пирогның өске катына куеп, матур итеп бөреп куябыз. Пирогны ярты сәгатьләп җылы урында тотканнан соң, 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-45 минут пешерәбез. Тиз дә, гади дә һәм чәй табынына менә дигән сый да була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев