Фирая Исламовадан кабак пирогы рецепты
Кабак бик файдалы ризык. Пешереп ашагыз!
Пирогны пешерү өчен кабакны чистартып, турап эре угычтан чыгарабыз.
Бер стакан су, 1 стакан тулыр-тулмас көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, тоз, әз генә песок (кетердәп тора) белән камыр басабыз һәм аны ял итергә куябыз.
80-100 г дөге, яки тары ярмасын суда кабартып алабыз, тәменчә шикәр комы, акмай, эрерәк турап кара җимеш, өрек, йөзем, шулкадәр үк кабакны (тулыр-тулмас ике кушуч) салып эчлек ясыйбыз. 45-50 минут пешә.
Бик тәмле пирог килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев