Фирая Исламовадан бик тәмле һәм файдалы балан бәлеше
Дөрес туклану – сәламәт яшәүнең мөһим шарты ул.
Гипермаркетлардан алган ризыклардан аермалы буларак, үзебезнең бакчаларда үскән җиләк-җимешләрдән ризыклар пешереп ашыйк әле. Тәмле дә, файдалы да. Әйдәгез, балан бәлеше пешерәбез! Бу бәлешне пешерү өчен 1 стакан су, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, азрак акмай, чәй калагы очында чәй содасы, шикәр комы, тоз кирәк булачак. Шушы ингредиентларны кушып, камыр басабыз. Ул азрак ял итә. Эчлек ике төрле ысул белән әзерләнә:
1) 600 гр тирәсе балан, 3-4әр аш кашыгы манный ярмасы һәм кесәл, 300-350 гр шикәр комы, 1 алма турап саласы. Балан пешерелми.
2) Шушы ук ризыкларны салабыз, әмма алма урынына уртачадан кечерәк бер кызыл чөгендерне кыргычтан чыгарып салабыз. Бик тәмле, кетердәп торган, йомшак, файдалы пирог килеп чыга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев