Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Чикләвекле печенье

Ашларыгыз тәмле булсын!

Беркөнне кибеттән өстенә чикләвек төшләре сибелгән печенье сатып алдым. Тәмлелеккә тәмле, әмма камыры бик майлы тоелды. Аннан соң, хакы да шактый гына кыйммәт. Тукта әле, үзем ясап карыйм дип, чикләвекләр сатып алдым да эшкә тотындым.

Бер кап маргаринны йомшатып, аңа 4 йомырка сыттым, разрыхлитель, бер аш калагы бал (салмасаң да була), чама белән шикәр комы салып, яхшылап болгаттым һәм он кушып, камыр ясадым.

Бер партиясенең өстенә арахис, көнбагыш төше һәм кунжут сибеп, уклау белән тәгәрәттем һәм шакмаклап кисеп, табага тездем (табага пергаментлы кәгазь җәйдем, җәймәсәң дә була). Монысының чикләвекләре коела торган булды.

Икенче өлеш камырга чикләвекләрне кушып әвәләдем һәм майлаган табага салып, 180-200 градус кызулыктагы мичтә пешердем.

Икесе дә тәмле чыкты. Бернинди зарарлы кушылмаларсыз һәм арзан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев