Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Чәйгә – өй печеньесы

Хәзер кибетләрдә нинди генә печеньелар сатылмый.

Әмма  кайчакта күңел өйдә пешергән печеньелырны да тансыклый.  Элек махсус табаларда  өй печеньелары пешерә идек.   Аның рецепты да  җайлы гына һәм ул табаның тышына язылып та куелган: бер кап маргаринны өй  температурасында җебетәсең, шуңа  5 йомырка,  1 стакан шикәр комы, он салып каймактан куерак итеп камыр ясыйсың да, табаны майлап, әйләндерә-әйләндерә газ өстендә пешереп аласың.  Пешерә-пешерә кайбер серләренә дә төшенәсең. Мәсәлән мае агып чыкмасын өчен майны азрак салырга була, камырын миксер белән болгатсаң, әйбәтрәк  була төсле. Калак очы белән бераз чәй содасы һәм лимон кислотасы салып та җибәрә башладым. Бу печеньены акмай белән дә пешеререгә була, әмма бераз корырак чыга. Кем ниндине ярата инде. Кемнәргә кетердәп торганы, кемнәргә йомшаграгы кирәк.

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев