Бәйрәм өстәленә Азнакай хуҗабикәләренә Зөхрә Вәлиуллинадан рецепт: пәрәмәч
Өстәлләрегез мул булсын, ашларыгыз тәмле булсын!
Камыр өчен стаканга 12 грамм чамасы чупрә салдым, аңа 1 чәй калагы шикәр комы, з генә он салып болгаттым да кабарттым. Аннан 200 мл җылы сөткә 1 йомырка,1 аш кашыгы шикәр комы,1 чәй калагы тоз, 400 г чамасы бодай оны һәм кабартылган чүпрәне салып бутадым. Соңыннан 5 аш кашыгы үсемлек мае салып йомшак кына, ләкин кулга ябышмаслык итеп камыр ясадым (кирәк булса он өстәргә). Камырны 1 сәгать тирәсе кабарттым. Аннан камырны 50 г лы шарчыкларга бүлеп, түгәрәкләр җәйдем. Шул түгәрәкләр өстенә тана итенә үрдәк ите кушып ясалган фаршны 30-40 г салып чыктым, камырны як-ягын күтәреп бөреп чыктым. Пәрәмәчләрне әз генә кабартып алдым. Кызган үсемлек маенда пәрәмәчләрнең башта тишекле ягын аска каратып, аннан икенче ягын әйләндереп кыздырдым. Пешкән пәрәмәчләрне салфеткага куеп артык маен сеңдердем.
Өстәлләрегез мул булсын, ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев