Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бик тәмле икра

“Бик тәмле” дигәнем юкка гына түгел, чөнки барлык яшелчә салатлары, икралар арасында нәкь менә шушысы бик тиз ашалып бетә.

Гаиләдәгеләр аны икмәккә ягып ашарга яраталар. Ясап карагыз әле, тәмлелегенә үзегез дә ышанырсыз.

Аны ясау өчен баштан 2,5 кг помидор, 0,5 әр кг алма, кишер һәм татлы борычны иттурагыч аша чыгарып, барысын бергә кушып, 40 минут кайнатырга. Аннары 150 г сарымсак, 3 кузак ачы борычны иттурагыч аша чыгарып, массага кушарга. 0,5 стакан сыек май, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 рюмка (50 г) аш серкәсе өстәргә һәм тагын бер сәгать кайнатырга. Банкаларга тутырып, төреп куярга.

Ачы борыч белән эшләгәндә, перчатка кияргә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев