Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бигрәк тәмле кабак бәлеше!

Ял көннәрендә якыннарыгызны нәрсә белән сыйларга белми баш ватмагыз - бәлеш пешерегез!

Кабак бәлешен дә башка бәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар.

Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.

Бәлеш эче әзерләү: бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар.

Өстенә тоз сибеп бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар.

Кабакны, шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин, аннан соң, иләккә яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар.

Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кабак бәлешенә ярманы бүрттермичә дә салырга була.

Бер бәлешкә түбәндә санап үтелгән ризык әйберләре кирәк булыр: 1 кг ачы камыр, 1.5 кг кабак, 300 г дөге яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга бер йомырка.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев