Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

“Әбием” торты

Бу рецептны Казанда яшәүче туганым Галия Гаязова җибәргән.

Кибетләрдә сатылучы “Бабушкин пирог”ыннан ким чыкмый, тәмлерәк тә әле”, – ди ул. Ял көннәрендә әйдәгез әле пешереп карыйк!

Крем өчен безгә 20% лы 500 грамм каймак; 4 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак. Иң элек кремны әзерлибез. Моның өчен каймак белән шикәр комын кашык белән генә болгатып суыткычка куябыз.

Камыр өчен 3 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100-150 грамм куертылган сөт (сгущенка), бер кап ванилин, 1 кап разрыхлитель, 1,5 стакан он кирәк. Аның өчен иң элек йомырка белән шикәр комын агарганчы күпертәбез. Аннан куертылган сөт, ванилин, разрыхлитель һәм онны кушып камыр ясыйбыз. Аны өч өлешкә бүлеп коржлар ясап, духовкада пешереп алабыз. Коржлар суынгач, крем ягабыз. Тортны эретелгән шоколад белән бизәргә була. Тәмле булсын!

Автор – Г. Гаязова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев