Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бүдәнә йомыркасы белән шампиньон гөмбәсе

Зәвыклы, туклыклы һәм файдалы кабымлык ясап карагыз.

Бу кабымлык өчен 10 шампиньон гөмбәсе һәм 10 бүдәнә (перепел) йомыркасы, 1 башлы суган, тоз, борыч кирәк булыр. Гөмбәләрне юып, башлыгын аягыннан борып алыгыз. Башлыкларыннан вак кашык белән эчен чыгарыгыз.

Аннан соң шул чыккан эчлекне гөмбәләрнең төпләре белән ваклагыз. Табага бераз май салып, вакланган суганны кыздырып алыгыз да, шуңа вакланган гөмбәне салып бераз пешерегез, тоз, борыч өстәгез.

Гөмбә башларына килеп чыккан эчлекне яртылаш күләмдә генә тыгызлап тутырыгыз. Аннан соң һәр гөмбәгә берәр бүдәнә йомыркасы агызып салыгыз. Аларны духовкага йә микроволновкада 5 минут чамасы пешереп алыгыз.

Бик зәвыклы, туклыклы һәм файдалы кабымлык килеп чыга! Яратып ашагыз, тәмле булсын!

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев