Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балык пешерик

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    Пешерү өчен 1 кило үзегез яраткан диңгез балыгы алыгыз. 2 шәр суган,  кишер, 250 грамм сыр, тәменчә майонез, тоз, тәмләткечләр кирәк булыр.

    Балык түшкәсен юып, салфетка белән киптереп, табага тезегез дә тоз, борыч ышкып алыгыз. Суганны боҗралап турап, өстенә сибегез. Уылган кишерне дә өстәгез. Аннары майонез сөртегез дә иң өскә сыр уып салыгыз. Газ яки электр мичендә ул бер сәгатьтән артык пешә.  Алгач, яшел тәмләткечләр сипсәң, матур да, тәмлерәк тә булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: