Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балалар яраткан пирог

    Мин аны еш пешерәм. Ни дисәң дә, балалар эремчек ашарга бик яратмый, ә пирогта ул тәмле була.

    3 стакан онны 150 грамм эретелгән ак май белән болгатып, 1 йомырка, 100 мл каймак (кефир да ярый), 1,5 стакан шикәр комы, 1 пакет разрыхлитель, 1 пакет ванильле шикәр комы кушып камыр басам да, 1 сәгатькә суыткычка куеп торам. Аннан алып, майланган табага җәям, өстенә кура җиләге, бакча җиләге, урман җиләге... – кайсы бар, шунсын тезәм. 200 градуслы мичтә ярты сәгать пешереп алам да, бераз суынгач, пирог өстенә шикәр комы сибәм.

    Назилә Гәрәева, Азнакай шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: