Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга бик тәмле алма подвидлосы рецепты

Әлеге рецепт белән аш-су остасы Мәрьям Миңнеголова уртаклаша.

Алмаларны юып, турап, мискигә тутырабыз. Алма ябешмәсен өчен, стакан ярым су салабыз. Болгаткалап торып, томалап пешерәбез. Алма савыт төбенә ябешә башласа, тагын бераз гына су салыгыз. Пешкән алманы тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, иләк аркылы сөзәбез. Сөзелгән массаны үлчәп, 1 кг алмага бер килограмм шикәр комы салабыз һәм 40 минут кайнатып алабыз.

Әгәр сезгә куе повидло кирәк түгел икән, шикәр комы күләмен һәм кайнату вакытын киметегез.

Әзер массаны кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бик тәмле повидло килеп чыга, кыш көне пирог эчлеге өчен кулланырга да әйбәт.

Фото: Интернет челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев