Азнакайлыларга Тәския Вәгыйзовадан кызыл катык рецепты
Кызыл катыкны чөгендер һәм чиядән дә ясап була.
Кирәк:
3 литр сөт,
300 грамм оеткы,
зур булмаган чөгендернең яртысы.
Чөгендерне алдан ук пешереп куярга һәм бармак калынлыгы чамасы кисәкләргә турарга кирәк. Сөтне 20-30 минут кайнатабыз. Ул суына төшкәч (40 ° тирәсе ), кәстрүл төбенә туралган чөгендерне салып, өстенә сөтне коябыз. Шуңа оеткы салып, яхшылап болгатабыз да, кәстрүлне тастымал белән төреп, җылырак урынга алып куябыз.
4 - 5 сәгатьтән алсу төстәге куе катык әзер була.
Кызыл катыкны чия белән дә эшләп була. Чияне, төшләрен алып,чәнечке белән изгәләргә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев