Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина миләш компоты рецептын тәкъдим итә.
3 литрлы банканың дүрттән бер өлешен миләш белән тутырырга, бер бокал шикәр комы һәм кайнап торган су салырга. Банка белән капкачларны стерильләштерергә кирәк. Капкачын яхшылап япканнан соң, банканың астын өскә әйләндереп идәнгә каплап куярга. Бер тәүлек шулай торырга тиеш. «Файдалы да, тәмле дә булачак», – дип язган җырчы.
Нет комментариев