Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга тәмле кореяча кыяр рецепты

    Безнең укучыбыз Гөлүзә Василовадан "телне йотарлык" салат рецепты.

    Салат өчен 700 грамм кыяр, 1 бал кашыгы тоз, 1 кишер, 5-6 тырнак сарымсак, 1 суган яки бер бәйләм яшел суган, петрушка, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 3 аш кашыгы соя соусы кирәк. Кыярны эре, озынча итеп турарга, кишерне махсус угычтан уарга, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, суганны ярымбоҗралап турарга. 50 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы кореяча кишер тәмләткечен салып кайнарлатып алырга һәм салатка кушарга. Салатны яхшылап болгатырга, ике сәгатькә суыткычка куярга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: