Азнакайлыларга тәмле Адыгей сыры рецепты
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кирәкле ингредиентлар: 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз (өеп), 3 йомырка, 200 грамм каймак. Миксер белән йомырка һәм каймакны күпертергә. Сөткә тоз салып кайнатырга. Сөт кайнап чыгу белән, алдан күпертелгән йомырка белән каймак кушылмасын салырга. Гел болгатып торырга, кайнап чыккач 5 минут тотарга һәм утны бераз киметергә. Масса эремчекләнгәч, сөзгечкә салырга. Суы агып беткәч, сыр әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев