Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга Резидә Фәйзуллинадан тәмле чәй серләре

Чәйләребез тәмле булсын!

 

-Әни! Тәмле чәеңне ясап бир әле бер!..

-Әни, син чәйне тәмле ясыйсың!...

-Юк, әни ясасын, аның төсле тәмле ясый белмисез!

Белсәгез иде ничек рәхәт буй җиткән улыңнан шундый сүзләр ишетүе! Күңелгә сары май булып ята.

Яшь чакта чәйнең тәмен аңламый идем үзем дә, чәй есть чәй, ние бар инде аның, дип уйлый идем.

Башта әби әнине, аннары әни мине, чәй ясый белмисең, дия иделәр. Ә хәзер үзем өйдәгеләрне сүгәм.

Өйдә һәрчак үземә үзем ясыйм чәйне, берәрсе ясаса, тәмен таба алмыйм. Әле анысы нәрсә! Хәттә иртән чәйне үзем пешерергә өлгергәнче берәрсе пешерсә, "чирли" башлыйм, не то була ул чәй!

Менә шундый бзигым бар инде минем. Бу өйдә генә, читтә, кунакта алай түгел, тәмләп эчәм алай.

Ә чәйне әфсенләп ясыйм инде мин.

Өч төрле сортны бергә бутыйм, "крупнолистовой", "среднелистовой", "гранулированный". Шуның өстенә чабрец, яки мәтрүшкә, яки тимьян өстим.

Ә инде мунча көнне! Чәйне пешерүгә хуш ис тарала, аның исе сүз белән аңлатып булмый! Бигрәк тә менә шул чәемне ярата инде улым!

-Тәмлеее, үлән тәме, исләре килә! - дия-дия, рәхәтләнә генә.

Андый чәй пешерә башласам, түлке теге әчкелтем, телне чемердәтә торган үләнеңне салма әле, әни, яме ди. Мятаны (бөтнек) нигәдер яратмый инде чәйгә салганны.

Кышкы кичләрдә, эссе мунчадан соң, хуш исле чәйләр эчәр өчен, әзерлекне май аенда ук башлаган идем инде. Быел күбрәк әзерләргә уй, мондый көннәрне дә сыйланырга җитәрлек булсын дим. Карлыган, чия, алма, кура җиләге яфракларын юып, киптереп, бергә аралаштырып, азык-төлек пленкасына төреп катырырга куям. Яфракларны бер чәй пешерерлек порция итеп төрәм. Кирәктә бик җайлы, пленкасыннан гына сүтәсең дә саласың. Ә бөтнекне инде, аерым, үзен генә катырам.

Чәйләребез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев