Бу кайнатма әчкелтем һәм тәмле була.
Юып, төшләреннән арындырган 3 кг сары сливаны 1,5 кг шикәр комы белән бутап, төнгелеккә калдырдым. Иртән 10 минут кайнатып алдым да, суыттым. Аннан сливага тагын 1,5 кг шикәр комы салып, 15 минут кайнаттым. Күбеге чыкса җыеп алырга кирәк. Газны сүндергәч, кайнар килеш тагын 1,5 кг шикәр комы салып болгаттым. Ул үзе эреп бетә. Бер килограмм сливага 1,5 кг шикәр комы кирәк дигән сүз.
Нет комментариев