Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлылар, шашлыкның тәме нидә?

Яллар чорында шашлык пешереп, ял итеп утыруга җитәме соң!

Итең генә булсын. Аны ясауның да үз серләре бар. Әйтик, тоз сибү тәртибе. Кемдер аны кыздырганчы сибә. Кемдер, киресенчә, пешеп чыккач кына бөрки. Икенчеләр фикеренчә, тоз итнең согын ала, шуңа да, имештер, маринадка салырга кирәкми. Аш-су осталары чынлыкта тозның андый тәэсире юк, ул продуктны бозмый, соңыннан тоз сипсәң, ул итнең өстендә генә кала, эченә үтеп керми, диләр.

Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган, алама боҗралары да куючылар бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга, тавык ите белән бергә, эре виноград та тыга. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга булла, әлбәттә, һәркемнең үз рецепты.  

Шампурга ит тыгар алдыннан, аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 мм ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5-6 кисәк кенә куегыз.
Ит белән күмер арасы 10-15 см булырга тиеш.

Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына тезсәгез яхшы. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев