Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан тәмле рецепт: каймак пирогы
Каймак пирогын кем генә яратмый икән. Төрлечә пешереп карадым. Камырын юкарак, кырыенда әзрәк булганын балалар ныграк ярата.
Камыр өчен кирәк:
1 стакан җылы сөт,
3 йомырка,
1 чәй калагы тоз чүмәкәй итеп,
4 аш кашыгы шикәр комы,
130 г ак май,
2 аш кашыгы үсемлек мае,
чүпрә 15 гр.,
он.
Үсемлек маеннан башкасын салып камыр басам. Сыек майны басып бетергәндә генә салам. 1 сәгатләп җылыда кабартам. Камыр әзер. Бик юка гына җәймә җәеп, табага салам. Кырыйларын уклау белән тәгәрәтеп артык камырны кистереп алам. Эчлекне салып 180 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешерәм.
Эчлек өчен 1 зур пакет кибет каймагына 5-6 аш кашыгы шикәр комы, 1 пачка ванилин, 3-4 йомырка салып болгатам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев