Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан рецепт: КЫЗДЫРЫЛГАН ТАВЫК ИТЕ

Бик тәмле була!

Тавыкның түш итен телемнәргә кискәләп, тоз, борыч сибеп тәпәләп алдым. Алдан ясап куелган соусның яртысы белән уып, 20-30 минут тоттым. Аннан ит кисәкләрен фольга куелган табага тездем. Ит өстенә алдан кыздырып куелган суган, кишер, гөмбә катнашмасын салып чыктым. Алар өстенә помидор кисәкләре куеп, 40 -50 минут чамасы 200 градуслы мичтә пешердем. Ит кисәкләре арасына буш урыннарга ташкабак телемнәре тезеп чыктым. Пешкәч, ит өстенә уылган сыр сибеп, 2 минутка мичкә куеп алдым. Бик тәмле булды. Табынга биргәндә пешкән ит өстенә калган соусны салып чыктым.

Соус: Кибет каймагына тәменчә тоз, әз генә горчица, уылган сарымсак, калак очында бал, лимон суы,туралган укроп, петрушка, кинза (кайсысы бар, әмма кинза белән аеруча тәмле чыга), вак итеп туралган помидор кисәкләре салып болгаттым. Соус әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев