Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан рецепт: койкалы сыер теле

Ашларыгыз тәмле булсын!

Эш тәртибе:

Телне тоз белән ышкый-ышкый яхшылап юдым, аннан 30 минут чамасы пешердем. Телне кайнар судан алып, салкан суга тыгып алдым, кабыгыннан яхшылап чистартканнан соң, тагын бер кат юдым.

Кайнап торган чиста суга яңадан телне, шунда суган, кишер, дафнә яфрагы, тоз, базилик, салып, йомшаганчы пешердем.

Суынган телне матур итеп турадым. Савытка тезеп, өстенә үрдәк тәпиләре пешкән шулпаны салып, суытырга куйдым.

Суынгач, башлы суганнан, пешкән кишердән чәчәкләр, йомыркадан аккошлар ясап бизәдем. Матур аккошлы күл бәйрәм табынына әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев