Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Зөһрә Вәлиуллинадан рецепт: кабаклы кекс (ФОТО)

Эшләү тәртибе

Эшләү тәртибе:

Камыр өчен 300 г чамасы кабакны кыргычтын чыгардым (әзрәк тотып согын сыктым), шуңа 1,5 стакан шикәр комы, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 чәй калагы корица, 60-70 г төелгән әстерхан чикләвеге, 2 стакан он салдым.

Икенче савытта 4 йомырканы яхшылап тугыладым да 250 мл сыек май, ярты апельсин цедрасы (лимонныкы да ярый), әз генә апельсин согы өстәдем.

Икесен бергә болгатып табага салдым, мичтә 180-200 градуста 40 минут чамасы пешердем.

Крем өчен маскарпонага (башка творожный сыр да бара) әз генә куертылган сөт кушып тугыладым. Коржны кисәкләргә кискәләдем. Кремны шул кисәкләр өстенә яктым.

Бик тәмле пирожныйлар чәй янына әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев