Реклама
Тәмле булсын!
Камыр өчен кирәк:
1 стакан җылы сөт,
3 йомырка,
1чәй калагы тоз ,
4 аш кашыгы шикәр комы,
100 г акмай эретеп,
2 аш кашыгы усемлек мае,
чүпрә "люкс" 15 гр
Башта әз генә сөткә 1 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 15 гр. чамасы чүпрә салып кабартып алам, аннан шуңа калганнырын салып камыр басам. 1 сәгатьләп җылыда кабартам.
Эчлек өчен мин иттарткычтан алма белән кара җимеш чыгардым, аңа 4 аш кашыгы чамасы шикәр комы, аз гына эретелгән акмай, 2 аш кашыгы манный ярмасы салдым.
Өстәлләрегез мул, җаннарыгыз тыныч, чәйләрегез тәмле булсын, дусларым!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз