Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Зөлфия Хәйруллинадан «ялкау» голубцы рецепты

    Ашларыгыз тэмле булсын!

    Ярты кило фаршка суган, тоз, борыч турап салабыз, 250 г кәбестәне турап парда (мин бераз сөт салам) томалап алабыз. 1 станка дөгене бүрттерәбез. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

    Майлы табада 1 суганны турап кыздырабыз, аңа помидор өстибез (суыткычта катырган помидорларым бар, алам да җебетәм), 2-3 аш кашыгы томат пастасы салып кыздырып, подливка ясап алабыз.

    Әлеге подливканы бер рәт итеп табага җәябез һәм өстенә фарштан котлетлар ясап тезәбез. Калган подливканы котлетлар остенә ягып бетерәбез. Духовкада пешерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: