Азнакай хуҗабикәләренә Тәския Вагыйзовадан җиңел, йомшак пицца камыры рецепты
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Тәския Вагыйзовадан җиңел, йомшак пицца камыры рецепты

Уңган хуҗабикәләр өчен тагын бер рецепт.

1 стакан кап-кайнар суга 1 чәй калагы тутырып тоз, 2 стакан он салып, тиз тиз бутарга.

Икенче савытка 3-4 аш кашыгы әчегән сөт яки каймак, яки кефирга 1 йомырка, 1 чәй калагы уксуста сүндерелгән сода, 3 аш кашыгын тутырып томат пастасы, 3-4 аш калагы сыек май салып, бөтенесен бутап, беренче камырга кушарга һәм ябешер-ябешмәслек җиңел, йомшак камыр басабыз. Учка салып, иң соңыннан тагын сыек май кертергә. Бераз каплап торырга. Үзегез теләгән калынлыкта җәеп, өстенә теләгән ризыклар салып пешеререгә.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев