Азнакай хуҗабикәләренә Тәския Вагыйзовадан ЧЕБУРЕКИ камыры рецепты
Искиткеч уңа, кетердек, тэмле камыры.
Бәрәңге, сыр, фарш эчлекләре кулландым. Фаршны чыгаргач, бик күп суган куштым, су, тоз, борыч салдым, үз табагында фаршны алып суккаладым-бәргәләдем димме, алай иткәндә фарш йомшара.
Камырга: 250 гр кайнар су (кипяток), тоз тәменчә, ике стакан он салып, тиз тиз бутыйбыз, суына төшкәч 2 аш кашыгы сыек май һәм 1 йомырка салып, камырны басып бетерәбез. Кайнар килеш он күп сыман, суына төшкәч тагын бер стаканлап китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев