Азнакай хуҗабикәләренә тәмле солы печеньесы рецепты
Өйдә тиз әзерләнә торган тәмле солы печеньесы рецептын сезгә тәкъдим итәбез!
Ингредиентлар:
Солы ярмасы -4 стакан;
Шикәр — 1 стакан;
Йомырка-2 данә;
Атланмай-150 гр.;
Сода-1/2 бап кашыгы,
Он - 1/4 стакан.
Хәзерлек:
Солы ярмасын блендерда тарттырып он ясарга кирәк. Шуңа йомырка, шикәр, сода һәм эретелгән атланмай, 1/4 стакан он өстәп, яхшылап болгатырга. Килеп чыккан массадан печеньеләр әвәләп, табага тезәргә.
150 С тирәсе кызулыкта 30 минут тирәсе пешерәбез. Суынгач ашыйбыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев