Азнакай хуҗабикәләренә тәмле һәм туклыклы салат рецепты
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә тәмле һәм туклыклы салат рецепты

Безне һәрдаим укучы Мәрьям Миннегулова тәмле салат рецепты белән уртаклаша.

Салат катламлап ясала. Беренче катка гына майонезга сарымсак кушабыз, ә калган катлам араларына майонезның үзен генә сылыйбыз.

1 нче кат – эре угычтан үткәргән пешкән бәрәңге, тоз сибәм,

2 нче кат – сеткалап сарымсаклы майонез,

3 нче кат – шакмаклап турап, ысланган тавык ите,

4 нче кат – майонез,

5 нче кат – вак итеп кенә туралган әз генә суган,

6 нчы кат – кореяча кишер,

7 нче кат – саламлап туралган свежий кыяр, майонез,

8 нче кат – угычтан уган йомырка агы,

9 нчы кат – майонез,

10 нчы кат – угычтан сыр,

11 нче кат – майонез,

12 нче кат – угычтан йомырка сарысы.

Теләгәнчә бизибез. Тәмле салат, туклыклы. Тәмле булсын!

Сезне яратып, Мәрьям.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев