Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә тәмле кетчуп рецепты

Резидә Фәйзуллина кетчуп рецептын тәкъдим итә.

Кичтән, кетчуп ясарга дип, помидор (+алма+болгар борычы) пешереп куйдым. Кичтән пешереп куйсаң әйбәт, пешкән яшелчәләр төпкә утырып, суы өскә чыга. Җыелган суны сыгып аласаң, кетчуп куе була, озак кайнатасы да булмый.

Суын сыккач, блендер белән генә издем. Шул массага 1,5 аш калагы тоз, 1 стакан песок, 1 чәй калагы уксус кислотасы, 1 аш калагы майоран, 1 чәй калагы кардамон, 2 аш калагы киптерелгән коры болгар борычы салып, кайнатырга куйдым. Кырыенда һәрдаим болгаткалап тордым.

7-8 антоновка алмасы, 4-5 болгар борычы, 2 ачы борыч һәм сигез литрлы кастрюль тулганчы помидорны ярып салдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев