Телеңне йотарлык салат килеп чыгар!
Кыяр түтәлләреннән дә соңгыларын җыеп алдык. Инде теплицада да алар бетүгә таба бара. Җәй буе ашап, аннан бераз туеп та киттек кебек. Ә менә бу рецепт белән салат ясап карагыз әле, тәгаен, ул сезгә дә ошар.
4 кило кыярны юып, һәркайсын дүрт өлешкә туракларга кирәк. Шушы массага 1 стакан шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан серкә салып, 2 баш сарымсак турап, 1 аш кашыгы төелмәгән кара борыч, 2 аш кашыгы тоз өстәп ныгытып болгатасың да 4 сәгать тотасың. Аннары, банкаларга тутырып, 15-20 минут стерильләштерәсең дә, капкачлап куясың. Телеңне йотарлык салат килеп чыгар!
Нет комментариев