Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә самса рецепты

Интернетта бик җайлы самса рецепты күрдем дә, ясап карыйсы иттем.

Камырдагы катнашмаларның әзлеге шикләндергән иде, юкка булган икән, бик тәмле килеп чыкты.

Камыр: 400 гр он, 200 гр су, ярты чәй калагы тоз. Токмач камырыннан чак кына йомшаграк камыр басасың һәм 30 минутка суыткычка куясың. Аннан алып 4 кисәккә бүләсең, һәрберсен юка итеп җәясең һәм өсләрен эретелгән ак май белән майлап, берсе өстенә берсен тезәсең дә рулет кебек төрәсең. Аннан вак кисәкләргә бүлеп, тагын җәеп чыгасың.

Эчелек: 200 гр вак итеп туралган тавыкның ак ите, 1 баш суган, тоз, борыч, мин сыек май салып, камыр өлгергәнче бутап куйдым.

Әзер җәймәләргә эчлек салып, өчпочмаклап бөгәсең дә, бөгелгән ягы белән табага тезеп, өстенә йомырка сарысы сөртеп, 200 градус кызулыктагы мичтә пешерәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев