Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Рәилә Ахуновадан телеңне йотарлык рецепт: тавык түшкәсеннән урама (рулет) (ФОТО)

    Бик тәмле ризык була.

    Бер тавык түшкәсе алабыз, юып кортабыз да, иттән сөякне аерабыз, тиресен ертырга тырышмагыз, төргәндә уңайсыз була.

    Сөяксез итне тапагыч белән яхшылап тапыйбыз. Ит өстенә тоз, борыч, тәмләткечләре сибеп, татлы борыч һәм сарымсак салабыз (кишер, пешкән йомырка, кара җимеш, күрәгә белән эшләргә дә була). Итне яхшылап рулет итеп төреп, җеп белән бәйлибез дә фольгага төреп, 200° градуслы мичкә 60 минутка озатабыз. Фольганы ачып, яңадан бер 10 минут кызартып алабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: