Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан үзенчәлекле джем рецепты

Иткә, шашлыкка, ипигә ягып ашарга бер дигән!

1 кг кызыл болгар борычы

500 гр кызыл ачы борыч,

300 гр алма

250 гр песок

30 гр тоз

Тәмләткечләр: 1 әр чәй калагы майоран һәм корица, яртышар чәй калагы мускат чикләвеге һәм кардамон, 1 чәй калагы тутырып коры паприка.

Борычларны, алманы кисәкләргә бүлгәләдем, савытка салып, тоз, песок белән бутап, үз суын чыгарганчы 10 минут тоттым. Аннары уртача утта кайнатып чыгаргач, өстен томалап, биш минутлап пешердем һәм сүндереп куеп, өстен ачып суыттым. Җылымса килеш блендер белән издем, тәмләткечләрне салып, өстен бик каплап бетермичә генә кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач, болгаткалап торып, ун минут кайнаттым.

Рецепта банкаларны каплыйсы димәгән, тутырып кына куярга диелгән, мин тимер капкач белән яптым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев