Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан урама рецепты

    "Ханум" ны ничек ясарга икәнен беләсездер инде, пешерүе генә үзгә.

    Камыр: 2 йомырка, 0,5 ст су, 2 аш калагы сыек май, тоз, он.

    Эчлек: эре суган, фарш, хмели-сунели, төелгән кара борыч, тоз.

    Камырны мантыйга җәйгән кебек җәйдем, өстенә эчлекне таратып җәйдем һәм рулет кебек төрдем. Шуны кисәкләргә бүлдем.

    Табада сыек май салып, суган белән кишерне әзрәк кыздырып алдым. Шуңа өч бармак калынлыгында киселгән кисәкләрне тезеп чыктым, өстенә 1:1 томат соусы салдым һәм томалап, әзер булганчы, пешердем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: