Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан телеңне йотарлык тутырган үрдәк рецепты

    Ниһаять, кышкы салкыннар җитте. Авыл җирендә каз-үрдәкләр, олы маллар суелды. Инде аларны тәмләп ашыйсы гына калды. Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинаның тутырган үрдәк рецепты да хуш килер дип уйлыйбыз.

    “Кырылган бер баш сарымсак, ярты апельсин согы, 50 мл соевый соус, ярты чәй калагы бал, калак очында аджика, тозны бергә бутап, үрдәкне эчтән-тыштан шуның белән ышкыдым, эченә чистартылган алма, апельсин кисәкләре тутырдым.

    Савытка дөгене кишер, яшел кузаклы фасоль белән бутап салдым, өстенә үрдәкне куйдым һәм дөге өстеннән 2-3 см чыгып торырлык итеп су салдым да, фольга белән каплап, кызган духовкада ике сәгать пешердем”, - дип яза Резидә Фәйзуллина үзенең социаль челтәрендә.

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: