Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан искиткеч тәмле камыр рецепты

Хәзер Интернетта кем генә нинди генә рецептлар куймый.

Халыкның осталыгына шаккатмалы. Күрше Сарман районында гына яшәүче Резидә Фәйзуллинаның да социаль челтәр битләре берсеннән-берсе тәмле аш-су фотолары белән тулы. Ул аларның рецептларын да шундый “тәмле” итеп яза, җитмәсә. Менә үзегез дә укып карагыз әле:

“Камырын ничек дип аңлатырга да белмим. Йомшак, дисәм, тегесенеке дә шулай иде, тәмле, дисәм, тегесе дә нык тәмле иде. Әммә бу камырның ниндидер бер изюминкасы бар, бу камыр, урысча әйтсәк, нежнейшее. Теге камырым, җиткән туташ төсле, тулып пешкән пышечка булса, бусы инде назлы, иркә ханым кебек, бик йомшак!

Кирәк: эремчек – 150 гр, акмай – 80 гр, су – 250 мл, йомырка – 2 данә, песок – 2 аш калагы, тоз – 1чәй калагы, чи чүпрә – 15 гр, он – 600 гр, ванилин тәменчә, сыек май.

Чүпрә+песок+су+150 гр онны бергә болгатып, 20 минутка өлгерергә куйдым. Аннары шуңа әзрәк күпертелгән йомырканы кушып, яхшылап болгаттым. Блендер белән изелгән эремчекне куштым һәм ике масса бергә кушылып беткәнче болгаттым. Өлешләп онны куша-куша камыр бастым, басып бетергәндә йомшарган акмайны, кисәкләп кертә кертә, яхшылап басып бетердем һәм тозны кушып, кисәкләре җебеп беткәнче издем. Бер грамм да артык он саласы түгел, камыр үзе үзләнеп бетә. Савытны сыек май белән сылап, камырны салдым һәм кабарырга куйдым. Бер кат кабаргач, басып төшердем. Әзер камыр бик йомшак булла. Формалавы җайсызрак булды, шуңа әзрәк кәеф киткән иде дә, нәтиҗәсен күргәч тынычландым. Духовкага тыгар алдыннан 20 минут кабартып тоттым. Кызган духовкада 30 минут пешердем. Камыр шәп, кызлар! Әбизәтелне пешереп карыйбыз бусын, яме!?”

Мондый аңлатмадан соң иң ялкау киленнәр дә җиң сызганып пешеренергә тотыныр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев