Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан “Дус гаилә” торты рецепты

Уңган хуҗабикәләргә тагын бер рецепт тәкъдим итәбез.

2,5 стакан (180 мл лы) онны 200 гр акмай белән удым, валчык хәленә килгәнче, шуңа стакан тулар-тулмас песок, ярты чәй калагы разрыхлитель, бер йомырка кушып, йомшак камыр бастым. Шуннан вак шариклар әвәләп, формага тезеп бардым. (Шариклар әчтерхан чикләвегеннән чак кына бәләкәйрәк формада). Духовкада 10-15 минут чамасы пешереп алдым. Суынган шарикларны каймак+песок катнашмасында бутап, тәлинкәгә тезеп бардым. Өстенә глазурь сиптем.

Глазурь: бер аш калагы какао, 50 гр акмай, ике аш калагы сөт, бер аш калагы песокны кайнатасы (бу составны икегә бүлергә кирәк, күбрәк чыга, артып кала). Бер сәгатьләп суыкка куеп тордым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев