Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан абрикос кайнатмасы рецепты

Кайнатма өчен тыгыз, пешәр пешмәс абрикослар алдым, йомшаклары бармый, изеләчәк.

Бер абрикосны дүрт өлешкә бүлдем, билгеле инде, төшен алып.

Бер кг песокка бер бокал су салып, яхшылап сироп кайнаттым һәм шул сиропка абрикосларны, бер телем генә лимон кисәге салып, сак кына болгаттым да сүндереп суытырга куйдым. Суынгач яңадан кайнатырга куйдым, кайнап чыккач биш минут кайнаттым һәм сүндердем. Менә шушы суытып кайнатуны дүрт тапкыр эшләдем, күбеген җыеп бардым. Соңгы кайнатканда озаграк кайнаттым, чама белән 10-15 минут. Суынгач банкаларга тутырдым. Бик тәмле, абрикослары изелми, кайнатма куе була. Бер кг абрикоска бер кг песок һәм бер бокал су алына. Иң мөһиме, сиропны әйбәтләп кайнатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев