Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә пицца рецепты

Айгөл Рәхмәтуллина үзенең яраткан пицца рецепты белән уртаклашты.

Иң башта коры ингредиентларны кушабыз: он 300 гр, коры чүпрә 8-10 гр, шикәр комы 1-2 чәй калагы, тоз ярты чәй калагы. Аннары 1 бокал су, 3-4 кашык зәйтүн яки үсемлек мае салып, камыр басабыз. 20-30 минутка җылы урынга кабарырга куябыз.

Эчлеге: 1 нче кат – соус (кетчуп, каймак яки майонез), 2 нче катка әзрәк уылган сыр сибәбез. 3 нче кат – ике төрле тутырма. 4 нче кат – түгәрәкләп киселгән помидор, 5 нче кат – уылган сыр. Пакет аша чыгарылган майонез яки каймак. Ваклап туралган зәйтүн җимеше.

Эчлеген үзегезгә ошаган ингредиентларны салып та эшли аласыз. Газ мичендә (160-180С) 30 мин. пешерәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев