Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан рецепт: эремчекле пирог

Ашларыгыз тәмле булсын!

Эремчекле пирог ("Королевская ватрушка") - маргарин 200 гр; - 100 гр шикәр комы ; - бер чәй калагы чәй содасы ; - ванилин ; - он;

Эчлек өчен : - 400 гр эремчек; - 150 гр шикәр комы; - 3-4 йомырка. Куе гына катнашма барлыкка тиеш. Йомырка эре булса 3 тә җитә.

Крем өчен : Минекендә ике төрле крем: беренчесе каймак белән. Крем өчен 100 гр куе каймакка 50 гр шикәр комы салып блендер, я булмаса миксер белән болгатабыз. Икенче крем эретелгән кайнар шоколадка 3-4 кашык сөт, 2-3 кашык ак май салып, бер масса хасил булганчы болгатабыз . Эш барышы: Башта валчык эзерлибез .Маргаринны суткычтан алып, угыч аша уабыз (май салкын булырга тиеш), шуңа шикәр комы, ваниль, чәй содасы, он кушып, валчык хасил булганчы яхшылап уабыз.

Эчлек әзерлибез. Эремчеккә шикәр комы, йомырка салып, куе гына масса хасил булганчы яхшылап болгатабыз.Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, валчыгыбызның яртысыннан күбесен салабыз, эчлегебез агып чыкмасын өчен кырыйларын бераз күтәреп куябыз, эчлекне агызып, эчлек өстенә калган валчыкны салып, 200 градуслы кызган мичкә бер 35-40 минутка пешерергә куябыз. Пешеп чыгар алдыннан мичнең температурасын аз гына киметәбез. Пешеп чыкканын шырпы белән берничә урыннан тикшереп карыйбыз .Әгәр шырпы коры икән, пирогыбыз пешкән дигәнне аңлата. Алып суытып, төрле кремнар белән бизәп, чәй табынына бирәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев