Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан җиңел торт рецепты

Бу торт бик җиңел, гади, кесәгә суга торган торт түгел.

5 йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып, күпереп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, шуңа ярты стаканнан әзрәк песок кушабыз, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, 3-4 аш калагы майонез кушабыз. Бер стакан ярым тирәсе иләнгән он, 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин салабыз. Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәям, камырны салам. Минеке 24 ле таба иде. Духовкада 200 градус кызулыкта пешердем.

Суынгач икегә бүлдем, крем яктым. Кремны ярты литр 20 процентлы шәһәр каймагына песок салып болгаттым да урта өлешкә, өске өлеш камырга яктым. Бер дигән, йомшак, тәмле торт килеп чыга.

Сезне яратып, Мәрьям

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев