Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә: кузгалак ашы

​​​​​​​Соңга арада төрле диеталар модага кереп китте. Ә безнең әбиләр аны элек-электән яхшы саклаган. Диета аяк астында гына, югыйсә, юк шул, безгә әллә нинди коктейль-моктейльләр, диңгез арты ризыклары кирәк.

Авыл ишек алдында яшел чирәм чемченеп, чит катнашмаларсыз ризык кына ашап үскән бройлер тавык шулпасына бәрәңге, суган турадым, алар пешүгә, бакчадан кузгалап өзеп кердем дә, аны да турап салдым. Бер йомырканы туглап, шулпага болгаттым. Бер-ике минут лепердәтеп алгач, сүндердем дә, петрушка сибеп, тәмләп ашадым. Шулпаның тәмен алмаска дип, майонез да, каймак та кушмадым, искиткеч булды. Менә сиңа гап-гади диетик аш!

Кузгалакны көнбагыш мае белән ясалган яшелчә салатларына кушсаң, бертөрле ачкылтым тәм бирә, ризыкны ачып җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев