Хөрмәтле хуҗабикәләргә аш-су остасы Кадрия Ишмурзинадан Яңа ел табыннарыннан соң организмны чистарту өчен җиңелчә салат рецептын тәкъдим итәбез.
1 пешкән чөгендер
1 алма
1 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге
чеметем тоз
1 чәй калагы шикәр комы.
Кибет каймагы, кефир, берни дә кушылмаган йогырт – кайсысы ошый, шуны кулланасы.
Чөгендер белән алманы вак кыргычтан үткәрәсе, кефир, тоз, шикәр комын кушып болгатасы. Өстенә ваклап чикләвек сибәсе.
Нет комментариев