Азнакай хуҗабикәләренә гөмбәле тәбикмәк рецепты (ФОТО)
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә гөмбәле тәбикмәк рецепты (ФОТО)

Ашларыгыз тәмле булсын!

Камыры: 2 йомыркага тоз, 3 кашык шикәр комы кушып, яхшылап туглыйбыз, аңа ярты литр кефир салабыз. Калак очына элеп чәй содасы, он кушып, куерак камыр ясыйбыз. Бер ун минутлап ял иткәч, болгата-болгата, кайнап торган ярты стакан су салып, сыеклыйбыз һәм табаны майлап пешерәбез.

Табаны бер генә майлап, соңыннан пешкән тәбикмәкләргә эретелгән каз яки ак май сөртсәң, тәмлерәк була.

Эчлек: үзегез теләгән гөмбәне суган белән яхшылып йомшарганчы кыздырасыз. Пешкән тәбикмәләр эченә берәр аш кашыгы салып төреп, табынга бирәсе.


Нет комментариев