Реклама
Төшен алсагыз да, алмасагыз да була, бик тәмле куе чыга.
1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берәм- берәм салып бетерәсез һәм кайнап чыккач 10 мин пешерәсез, аннары 7 стакан шикәр комы салып, 10 мин кайнатасыз һәмм сүндерәсез, калган 7 стакан шикәрне салып бетереп, эреп беткәнче болгатасыз. Кайнатма үзлегеннән суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп кайнатып чыгарасыз һәм кайнар килеш банкаларга тутырасыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз